Район хуҗалыкларында чәчү эшләре ахырына якынлаша.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 2 июньгә район буенча 50000 гектардан артык мәйданда сабан культуралары чәчелгән. Бу – план күрсәткеченә карата 97 процент. Бөртекле-кузаклы культураларны чәчү соңгы гектарларда алып барыла (планда каралган 20768 гектарның 20486 гектарында чәчелгән). Сабан бодае, арпа, борчак, солы, карабодай чәчү төгәлләнгән. Механизаторлар бөртеккә кукуруз чәчү алып баралар (үтәлеш – планга карата 84 процент).
Шулай ук техник культураларны чәчү дә төгәлләнеп килә: 24803 гектарда чәчелгән (план 97 процент күләмдә үтәлгән). Шул исәптән рапс – план күләменең 98 процентында, көнбагыш 97 процент күләмендә чәчелгән.
Азык культуралары 2500 гектардан артык мәйданда чәчелгән, көн саен бу мәйданнар 500 гектардан артыкка арта – финишка да күп калмады.
Район кырларында параллель рәвештә үсемлекләрне саклау буенча агрочаралар башкарыла. 61588 гектардан артык гомуми мәйданның 19500 гектардан артыгында – чәчүлекләрне авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы, 6700 гектардан артыгында корткычларга каршы эшкәртү чаралары башкарылган.
Нет комментариев