Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Чаллыда бакча мөдиренең фотографтан акча таләп итүе турындагы мәгълүматны тикшерәләр

Балалар бакчасы мөдире фотографтан «үз территориясендә» эшләгән өчен процент таләп иткән, дигән хәбәр таралган иде.

Социаль челтәрләрдә һәм гаммәви мәгълүмат чараларында, имеш, Чаллыдагы бер балалар бакчасы мөдиренең фотографтан янап акча алуы турындагы мәгълүмат дөнья күрде.

Зыян күрүче кеше мәктәпкәчә учреждение җитәкчесе белән үзара язышуын интернетка урнаштырган. Тексттан күренгәнчә, бакча мөдире «үз территориясендә» эшләгән өчен процент таләп итә. Түләмәгән очракта, «намуссыз оператор турындагы мәгълүматны коллегаларына җибәрү» белән яный.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, хәзер Чаллы прокуратурасы әлеге мәгълүматны тикшерә.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев