Бу хакта «Татар-информ»да газ җиһазлары белән эш итү куркынычсызлыгына багышланган матбугат конференциясендә «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ җитештерү буенча генераль директоры урынбасары Рәмис Сәләхов сөйләде.
«Соңгы вакытта күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең газ колонкаларын үз белдекләре белән алыштыру очраклары ешайды. Квалификациясез кешеләр җиһазны хаталар белән алыштыралар һәм су контурын йорт эчендәге газ челтәренә тоташтыралар. Колонканы кабызганда, күпфатирлы йортларда газ стоякларын һәм фасад газүткәргечләрен су баса, – диде ул.
Нет комментариев