Россия Президенты Владимир Путин башлангыч мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итүне йөкләде.
2022 елда төбәкләргә кече сыйныф укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итү өчен 63 млрд сумнан артык акча юнәлдерәчәкләр. Хәзерге вакытта аны 7,5 млн укучы ала.
Премьер-министр Михаил Мишустин төбәкләрдәге вазгыятькә мониторинг ясауның мөһимлеген ассызыклады. Финанслау мәсьәләсе Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцовның шәхси контролендә булачак. Бу хакта Хөкүмәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Президенты Владимир Путин башлангыч мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итүне йөкләде. Бурыч 2020 елның гыйнварында куелды һәм Президентның Федераль Җыенга юлламасында яңгырады.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев