Быел чүп яндыру күпмегә төшә?
Көзге янгын куркынычы чорында һәрвакыт коры бакча үләннәре һәм чүп яндыру белән бәйле янгыннарның кискен артуы күзәтелә.
Көз җитү белән кешеләр үзләренең йорт яны һәм предприятие территорияләрен тәртипкә китерергә ашыгалар, янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында онытып, үзләренекенә генә түгел, башка затларның да мөлкәтенә зыян салу, шулай ук имгәнүләр алу һәм гомер өзелү куркынычы турында уйламыйча, көнкүреш чүпчарын, бакча үләннәрен яндыралар.
– Тәҗрибә күрсәткәнчә, кайбер очракларда янгыннар территорияләрне тиешле тәртиптә карап тотмау белән бәйле килеп чыга. Көзен басулардагы саламны барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә вакламый, җирләрне сөрү яисә саламны кырдан алып чыгу өстәмә чыгымнар таләп итә. Аерым җитәкчеләр, тыюга карамастан, авыл хуҗалыгы калдыкларын яндыруны туктатмый, чөнки камыл һәм чүп-чарны яндырып юкка чыгару күпкә арзан. Әмма бу беренче карашка гына арзан, – дип билгеләп үтә Аксубай һәм Нурлат районнары буенча МОНД өлкән сорау алучысы, эчке хезмәт майоры Рәсим Исламов. – Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу гражданнарга – ике меңнән дүрт мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга — алты меңнән унбиш мең сумга кадәр; юридик затларга йөз илле меңнән ике йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә, территорияне янып китүчән калдыклардан, чүп-чардан, таралардан, коелган яфраклардан һәм коры үләннән вакытында чистартырга кирәклеге турында да истән чыгармаска. Бина һәм корылмалардан 50 метрдан да ким булмаган аралыкта калдыкларны һәм тараларны яндыру тыела.
Шулай ук җирлек территорияләрендә тиз янып китүчән калдыклар өеме булдыру тыела. Тотрыклы коры, эссе һәм җилле һава торышы сакланган чорда һәм шулай ук аерым янгынга каршы режим кертелгәндә җирлек территорияләрендә учаклар ягу, аерым участокларда, мичләр янәшәсендә, аш-су әзерләү урыннарында һәм газ казаннары җиһазлары янәшәсендә янгын куркынычы булган эшләр үткәрү тыела.
Кешеләрнең күбесе ял көннәрендә табигать кочагына балык тотарга, ял итәргә чыгалар. Еш кына мондый яллар вакытында учак ягулар күзәтелә, ә бу табигый янгыннар китереп чыгаруда нигез булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев