Чарада мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре һәм тәрбиячеләре катнашты.
Семинарның көн тәртибенең төп темасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәнгать-эстетик үсеше программасын тормышка ашыру булды.
Аның кысаларында аппликацияләр, рәсем ясау буенча ачык дәресләр, шулай ук миллефиори техникасында әвәләү һәм аппликациядә җепләрдән файдалану техникасы буенча осталык дәресләре узды.
«Буратино» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре В. Сутеев әкияте буенча театраль тамашаны һәм татар телендә «Кем мияу дип өйтә?» күренешне гамәлгә ашырдылар. Тәрбиячеләр исә хезмәттәшләре хөкеменә «Теремок» курчак театрын тәкъдим иттеләр.
Семинар барышында бүгенге көндә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен актуаль булган мәсьәләләр каралды.
Нет комментариев