Бүләкләрне бөтен фантазияләрен һәм мәхәббәтләрен биреп ясадылар
Соңгы яңалыклар

Бүләкләрне бөтен фантазияләрен һәм мәхәббәтләрен биреп ясадылар

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Иске Ильдеряк авыл мәдәният йортында «Әниләр өчен открытка» дигән осталык дәресе үтте.

Балалар бу якты бәйрәмдә әниләренә көтелмәгән бүләк ясарга яраталар. Ә иң шәп бүләк, билгеле булганча, ул үз кулларың белән ясалганы.

Мәдәният учагы хезмәткәрләре җитәкчелегендә балалар төсле кәгазьдән зур бәйрәм открыткасы ясадылар. Алар бүләкләрне фантазияләрен һәм иҗади сәләтләрен эшкә җигеп кенә түгел, ә иң газиз кешеләренә булган йөрәк җылыларын да салып ясадылар.


Нет комментариев