Бүген Татарстанда көндезге температура 0дан +5 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә. Бу хакта Гидрометеоүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көньяк-көнчыгыштан исүче җил юнәлешен төньяк-көнчыгыша үзгәртәчәк, аның тизлеге секундына 3-8 метр тәшкил итәчәк.
Шулай ук татарстанлыларны юлларда бозлавык турында кисәттеләр.
Нет комментариев