Бүген Татарстанда 26 градус җылы булачак
Бүген, 21 июльдә, Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр һәм яшен булачак.
Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, җил тизлеге 712 м/с тәшкил итәчәк.
Термометр баганалары көндез 21-26 градус күрсәтәчәк.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев