Бүген Татарстанда 22 градус җылы була, явым-төшем көтелми
Бүген, 27 сентябрьдә, Татарстанда җылы һәм коры һава торышы сакланачак.
Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава өстенлек итәчәк. Явым-төшем көтелми, иртән урыны белән томан төшәчәк. Төньяк-көнбатыш җиле 5-10 м/с көч белән исәчәк.
Көндез республика буенча һава 17-22 градуска кадәр җылыначак. Казанда +18, +20 градуска кадәр булачак, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев