Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бүген Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп чоры башлана

26 майда Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп чоры башлана.

Чыгарылыш укучылары беренче булып химия, әдәбият һәм географияне тапшыра. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итә.

Бүген имтихан бирү пунктлары Федерациянең 88 субъектында, шулай ук кайбер чит ил мәгариф учреждениеләрендә ачыла.

Ведомствода искәртүләренчә, Бердәм дәүләт имтиханнарының төп чоры 1 июльгә кадәр дәвам итә. Бу вакыт эчендә 700 меңгә якын укучы имтихан тапшыра, шуларның 150 меңе бүгенге өч фән буенча теркәлгән.

Быел географиядән минималь 37 балл, химиядән 36 балл, ә әдәбияттан 32 балл җыярга кирәк. Беренче имтиханнарның нәтиҗәләре 13 июньгә кадәр билгеле була.

11 сыйныф укучылары өчен графикта киләсе имтихан рус теленнән була. Алар аны 29 майда яза.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев