Соңгы яңалыклар

Бу көздә Татарстанда җил парклары төзи башлаячаклар

Татарстанның Балык Бистәсе, Кама Тамагы һәм Спас районнарында җилгә мониторинг үткәрү төгәлләнгән.

Быелның көзендә Татарстанда җил паркларының тәүге проектлары билгеләнергә тиеш, шуннан соң компанияләр аларны гамәлгә ашыруга керешәчәк.

ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Петербург халыкара икътисади форумында «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

«Хәзерге вакытта бездә куәтләрне чираттагы сайлап алу туры көтелә, анда үз заявкалары белән безнең компанияләр дә катнашачак. Ул 2021 елның икенче яртыеллыгына, сентябрь-октябрь айларына билгеләнгән. Яраклы проектларны сайлап алганнан соң компанияләр аларны гамәлгә ашыруга керешәчәк», - диде Кәримов.

Татарстанның Балык Бистәсе, Кама Тамагы һәм Спас районнарында җилгә мониторинг үткәрү төгәлләнгән. Хәзер аның нәтиҗәләре компанияләр белән эшләү һәм сөйләшүләрдә актив рәвештә кулланыла, дип искәртте министр.

Бүгенге көндә Татарстан җил парклары урнаштыру буенча берничә компания белән сөйләшүләр алып бара. «Роснано», Enel һәм «Росатом» иң зур потенциаль инвесторлар санала. Алардан тыш, яңарыш кичерә торган электр энергиясе базарына керергә ниятләгән кайбер компанияләр белән дә сөйләшүләр үткәрелә, дип билгеләп үтте министр.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев