Иске Ибрайда иң матур почмакларның берсе ул, һичшиксез, участок ветеринария пункты территориясе.
Мал табиблары Рөстәм һәм Гөлшат Мотыйгуллиннар монда гөлбакча булдырганнар.
Ветеринария белгечләре – тырыш хезмәтләре белән хезмәт күрсәтә торган террриториядә эпизоотик һәм ветеринария-санитар иминлекне тәэмин иткән үз эшләренең осталары гына түгел, иҗади кешеләр дә. Алар авыл учреждениесе территориясендәге бушлыкны тамырдан үзгәртә алганнар. Ветеринария пунктына килгән һәркем, проблемалар һәм авырлыклар турында вакытлыча онытып, пункт участогы территориясендәге гүзәллек белән ләззәтләнә ала.

Төрле гөл-чәчәкләр күзләрне иркәли. Петуния, сальвия, бәрхет чәчәкләр үзләренең гүзәллекләре белән игътибарны җәлеп итә. Участок шундый итеп бизәлгән ки, яшел чирәм өстеннән йөрергә һәм чын күңелдән сокланырга мөмкин. Чәчәк түтәлләре фигуралы итеп ясалган. Аккошларны хәтерләткән түтәлләрдә ачык сары төстәге бәрхет чәчәкләре, ат арбасында хәтфә төстәге петунияләр үсә, ә бал корты “оясында” портулак үзенең матур чәчкәләре белән сокландыра.

Җирле ветеринарларның фантазияләренә, матурлыкка, хезмәт сөючәнлеккә кызыксынуына искитәрлек. Ә башкача мондый гүзәллекне тудырып булыр идемени? Бина тирәсендәге учсастокны әкияти матурлыкка әверелдерү өчен, аларга күпме вакыт һәм көч кирәк булган.
Ибрай ветеринария участогы ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан игълан ителгән 2024 елда территорияләрне төзекләндерү һәм карап тоту бәйгесендә катнаша.
Нет комментариев