Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Бу исәннәргә кирәк

Иске Кыязлы авылында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү алдыннан кыска вакыт эчендә бик мөһим эш башкарылды.

7 майда яңартылган һәйкәлне ачу тантанасы зур әзерлек белән һәм тантаналы төстә узды.

Әлеге әһәмиятле чара уңаеннан бирегә күпсанлы кунаклар, авыл халкы, мәктәп укучылары җыелды.

Яу кырында һәлак булганнар һәм Җиңү белән кайтканнар истәлегенә яңартылган һәйкәлне ачу тантанасы балаларның бию композициясе белән башланып китте.

Икенче мәхәллә имамы Рөстәм хәзрәт Әхмәтшин Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар рухына дога кылды, илгә-көнгә тынычлык, махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын теләде.

Үзгәртеп кору эшләре нәтиҗәсендә, һәйкәл тулысынча яңартылган, сугышта һәлак булган һәм Җиңү белән әйләнеп кайткан авылдашларның исемнәре белән яңа стела барлыкка килгән, шулай ук мәйданчыкка декоратив плитка җәелгән.

Иске Кыязлы, Кызыл Тау һәм Яңа Кыязлы авылларында сугыш кагылмаган гаилә юк диярлек. Өч авылдан Бөек Ватан сугышына биш йөздән артык кеше киткән, шуларның 234е фашист илбасарларына каршы көрәштә башларын салган.

Митингта катнашучыларга мөрәҗәгать иткән район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов үз чыгышын җыелган халыкны бәйрәм белән котлаудан башлады.

–Һәйкәлләрне һәм обелискларны төзекләндерү, тиешле тәртиптә тоту һәм саклау безгә аяз күк йөзе бүләк итеп, яу кырында башларын салганнар, Җиңү белән кайтып, тыныч вакытта дошман белән көрәштә алган яралардан сыкранып бакыйлыкка күчкән якташларга хөрмәт һәм ихтирам күрсәтү, – дип билгеләп үтте район җитәкчесе. – Без геройларыбызны Бөек Җиңүнең юбилейлы елларында гына түгел, һәрвакыт истә тотарга һәм алар турындагы хәтерне яшь буынга тапшырырга тиеш.

ТР Дәүләт Советы депутаты, Россия Герое Рәсим Баксиков, җыелучыларны якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлап, үткәнен белгән халыкның гына киләчәге бар, дип ассызыклады.

Мәртәбәле кунаклар, мәктәп укучылары гитлер Германиясе белән көрәштә һәлак булган якташларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәл итәгенә чәчәкләр салдылар.

Авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин һәйкәлне яңартуда иганәче ярдәме күрсәткән “Татнефть” җәмгыятенә, “Континент” ТК” ҖЧҖ коллективына, район җитәкчелегенә һәм кулдан килгәнчә ярдәм иткән авыл халкына чиксез рәхмәтен белдерде.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә гаять зур өлеш керткәннәре өчен “Татнефть” җәмгыятенең социаль программаларны гамәлгә ашыру үзәгенең Нурлат районы буенча җитәкчесе Ришат Сафиуллинга, Ильмир Гайфутдинов җитәкчелегендә “Континент” ТК” ҖЧҖ коллективына һәм “Континент” ТК” ҖЧҖенең юрист-консультанты Алмаз Моратшинга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев