Бөтенроссия Уявында талантларны күрсәттеләр
Соңгы яңалыклар

Бөтенроссия Уявында талантларны күрсәттеләр

Аксубай районы делегациясе Әлки районының Сиктермә-Хузангай авылында Уяв чуаш мәдәнияте бәйрәмендә катнашты.

Район вәкилләре өчен бу зур, онытылмас вакыйга булды. Алар тантана кунаклары – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чуашстан Республикасы башлыгы Олег Николаев, КПРФ Үзәк комитеты рәисе Геннадий Зюганов белән очрашуда катнаштылар. Аксубайлылар халык бәйрәменең мәдәни программасында катнаштылар. Төп сәхнәдә Марина Царегородцева җитәкчелегендәге «Кӗмӗл çăл» вокаль ансамбле чыгышын тамашачылар җылы кабул итте.

Аксубайлылар Бөтенроссия Уявының конкурс, ярыш программаларында катнаштылар. Алар милли гореф-гадәтләрне, йолаларны белүләрен һәм сәхнә осталыкларын күрсәттеләр.

Иске Тимошкино авыл мәдәният йортының «Уяв» халык фольклор коллективы, Кече Сөнчәле авыл мәдәният йортының «Тăван кил» чуаш фольклор коллективы, Беловка авыл мәдәният йортының «Шурă çăл» вокаль ансамбле «Юрла чăвашла» (чуашча җырла) җыр бәйгесендә уңышлы катнашып, финалга чыктылар. «Иң яхшы вокаль ансамбль» номинациясендә – «Кӗмӗл çăл», «Иң яхшы фольклор җырын башкаручы» номинациясендә – Вера Уканеева һәм Елена Охотникова, «Иң яхшы эстрада җырын башкаручы» номинациясендә Эдуард Ильин, Елена Наумова һәм Татьяна Григорьева вокал бәйгесе финалистлары булдылар.

Аксубай талантлары масштаблы чарада катнашучыларны безнең төбәктә халык җырларын башкаруның үзенчәлекләре, җирле колорит белән таныштырдылар. Алар әйлән-бәйлән уйнадылар, тирә-юньдәгеләргә яхшы кәеф бүләк иттеләр.

Фото: район мәдәният йорты архивыннан.


Нет комментариев