Аксубай районында “Бердәм Россия” эгидасы астында Бөтенроссия өмәсе узды.
Аңа район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары коллективлары, кайбер шәхси эшмәкәрләр дә кушылды.
Нигездә, барлык предприятиеләр һәм оешмалар үз территорияләрендә тәртип урнаштырганнар иде инде. Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов инициативасы белән район үзәгендә өмәне – Тукай урамыннан алып Войков урамына таба – елга үзәнендә оештырырга карар кылдылар.
– Район – безнең уртак йортыбыз, безнең бурыч – аны чиста һәм тәртиптә тоту. Без бит үз йортыбыз тирәсендә, бакчаларда тәртип урнаштырабыз. Яхшы хуҗаның ишегалдында һәрчак тәртип. Саф һавада коллектив белән берничә сәгать эшләү – сәламәтлек өчен файдалы, – диде район башлыгы, эшкә актив керешеп.
Елга үзәнендә Совет, Башкарма комитет, ведомство карамагындагы учреждениеләр коллективлары, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, җәмәгатьчеләр, волонтерлар актив эшләде.
Кәеф ничек? – дигән сорауга, барысы да күтәренке күңел белән: "Шәп!” – дип җавап бирделәр.
Һава торышы да яхшы иде. Яңгыр сибәләп торуга карамастан, халык эшләвен дәвам итте. Биредә эш җитәрлек – инеш үзәнен чүп, вак куаклар баскан. Гәрчә, бүген чүп контейнерлары һәр урамда торса да, урыны белән җирле халык чүп-чарны да шунда гына ташлаган.
Традицион республика шимбә киңәшмәсеннән соң, өмәдә эшләүчеләргә район башлыгы Камил Гилманов та кушылды. Өмәдә аның белән бергә иң нәни аксубайлы, ике яше дә тулмаган Сагдан да катнашты. Әнисе – район Советының җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү һәм методик-мәгълүмати эш бүлеге җитәкчесе Ләйсән Зәйдуллина белән бергә ул чыбык-чабыкны өстерәп ташыды, чүп-чарны себереп түгәргә омтылып, өлкәннәр кулыннан себеркене тартып алыга маташты.
– Чүп-чар ташу белән агып килмәгән бит инде, бу җирле халык эше, – дип ачуландылар чүп ташлаучыларны җыештыручылар.
–Монда кармак салсаң да була, – дип шаяртты ПФРның клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев, тырма белән елгадан пластик шешәләрне аулап.
Яр буенда инде язның беренче чәчәкләре дә пәйда була башлаган. Бу язда алар иркен сулыячак, коры-сары арасыннан кояшка үрелергә кирәкми, чөнки эшчеләр десанты аларны чүп-чардан аралады. Тирә-юньдәге чүп-чарны җыештырганда һәркем чәчәкләрне таптамыйча эшләргә тырышты. Әгәр районның һәр кешесе табигатькә шундый дулкынлану белән караса, үз йорты янында тәртип урнаштырса, үзе яшәгән урамны җыештырса, чүп-чар ташламаса – район да чистарак, ямьлерәк булыр иде.
Нет комментариев