Бөтенроссия исәпкә алу: Аксубай районында адресларга төгәллек кертелде, оештыру планы төзелде
Соңгы яңалыклар

Бөтенроссия исәпкә алу: Аксубай районында адресларга төгәллек кертелде, оештыру планы төзелде

Узган елның августыннан район территориясендә җанисәп-2020не үткәрү буенча махсус комиссия эшли.

Йорт адреслары исемлегенә төгәллекләр кертү исәпкә алуга әзерлекнең мөһим этабы булды. Районда ул ике этапта узды. Йортларны федераль мәгълүмати адреслы системасының (ФИАС) мәгълүматлары белән тәңгәлләштерү буенча эш алып барылды, теркәүчеләр адресларга төгәллекләр кертте.

Бу төгәллекләр йорт адреслары исемлегенә һәм картографик материалга кертелде. Районда барлыгы 10680 йорт исәпләнә (исемлеккә гражданнар яшәгән һәм вакытлыча яшәп торган барлык корылмалар кертелде). Исемлекләрне актуальләштерү вакытында алынган мәгълүматлар исәпкә алуны үткәрү буенча оештыру планын эшләү өчен нигез булып тора.

Оештыру планын төзегәндә район территориясе исәпкә алу һәм хисап участокларына бүленде һәм исәпкә алу персоналы саны билгеләнде. Халык санын исәпкә алуны уздыру өчен районда 9 исәпкә алу һәм 52 хисап участогы булдырылган. Һәр исәпкә алу участогында стационар участок эшләячәк.

Аксубай районында халык исәбен алуны үткәрүгә 80гә якын кеше җәлеп ителәчәк. Исәпкә алучыны визуаль танып булачак: ул таныклыкка ия, махсус киемнән: портфель һәм шарфтан. Исәпкә алучы таныклыгын паспорт белән бергә тәкъдим итәргә тиеш.

–Җанисәптә Интернет аша да катнашырга була, – дип билгеләп үтте Аксубай статистика бүлекчәсенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Лидия Иванова. – 2020 елның 1 октябреннән 25енә кадәр Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) стандарт исәпкә алынган районның һәр кешесе «Дәүләт хезмәтләре» Порталында мөстәкыйль рәвештә интернет-исәпкә алуны уза алачак. Бары тик «Халык санын исәпкә алуны узарга» хезмәтен сайларга кирәк.

Өстәвенә, электрон исәпкә алу битен үзең өчен генә түгел, якын туганнарың, гаилә әгъзалары өчен дә тутыру мөмкин. Шулай ук әлеге чорда интернет буенча исәпкә алуны күп функцияле үзәктә дә узып булачак, анда Дөньякүләм челтәргә тоташтырылган кунак компьютерлары эшли. Онлайн-исәпкә алу сораулары исәпкә алучылар биргән сораулар кебек үк.

Онлайн-исәпкә алуда катнашучыга исәпкә алуны узуны раслаган цифрлы код килә, аны исәпкә алучыга атарга кирәк булачак.


Нет комментариев