Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында Россиядә коронавирус вазгыятен бәяләделәр

Мелита Вуйнович сүзләренә караганда, Россия яхшы юл белән бара.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле Мелита Вуйнович илдә Covid-19 коронавирусы белән булган вазгыятьне уңай бәяләде. Бу хакта ул «Россия 24» телеканалы эфирында белдерде.

«Россия яхшы юл белән бара», - дип билгеләп үтте Вуйнович.

Шуңа да карамастан, ул россиялеләрне уяулыкны сакларга өндәде, чөнки вазгыять үзгәрергә мөмкин.

Элегрәк «Татар-информ» Бөтендөнья сәламәтлек оешмасында коронавирус пандемиясе тизләнүе турында белдергәннәрен хәбәр иткән иде.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев