Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы дөньяда коронавирус белән хәл начараюын җиткерә

"Бу кеше тормышы өчен тагын да зур куркыныч тудыра, <...> һәм дөнья икътисады өчен дә", - диде Гебрейесус.

«Бөтен дөньяда коронавирус авырулары саны дүртенче атна рәттән арта бара», — дип белдерде Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Адхан Гебрейесус брифингта. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Моннан тыш, үлүчеләр саны кимеп, ун атна узганнан соң тагын артты», — дип өстәде ул. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы хәзерге вакытта дөньяда коронавирус инфекциясе белән хәл кискенләшә, дип искәртте.

«Бу кеше тормышы өчен тагын да зур куркыныч тудыра, <…> һәм дөнья икътисады өчен дә», — диде Гебрейесус.

Шулай ук ул вакцина дефициты белән очрашкан төбәк табибларында борчылу уята, дип белдерде.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев