Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Юность спорт комплексында пенсионерлар спартакиадасы узды
Бу чара «Тормышка 10000 адым» республика акциясе белән бәйле. Районда әлеге акцияне Пенсия Фондының клиентлар хезмәте игълан итте.
Аның җитәкчесе Владимир Тимофеев үзе дә чарада катнашты. Спартакиада төрле яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-атларны берләштерде.
Аларның барысы да ун ел элек оешкан «Актив пенсионерлар берлеге» төркеме активистлары. Төркемгә йөрүчеләр сафы елдан-ел арта бара. Бу төркемдә районда яшәүчеләр генә түгел, Түбән Кама, Чистай шәһәрләреннән дә кешеләр теләп шөгыльләнә. Активист Лидия Горбунова билгеләп үткәнчә, төркемнең үз атамасы, шигаре һәм хәтта гимны бар. Иртән активист-пенсионерлар саф һавада ”Аксубай – Восход” маршруты буенча җәяү йөреп үттеләр. Бу, чыннан да, бик шәп иде!
– Бүген һава торышы да безгә теләктәшлек белдерә. Без Сәламәтлек көнен билгеләп үтәбез, – дип мөрәҗәгать итте спорт сөючеләргә Валентина Селезнева. – Бу чара безнең яшьтәге кешеләр өчен бик тә мөһим, күңелле. Үз көчебезне сынап карыйк, эстафеталарда катнашыйк. Бер сүз белән әйткәндә, көнне файдалы итеп үткәрик.
«Актив пенсионерлар берлеге» командасы республика күләмендәге ярышларда бер генә тапкыр катнашмады. Маргарита Золина, Валентина Ерхонина, Раиса Мишанина республика туры ярышларыннан лаеклы бүләкләр белән кайттылар. Бу, әлбәттә инде, район өчен дә мөһим.
– Мин – ун бала анасы. Төркем оешкан вакыттан бирле спорт залына йөрим, – дип уртаклашты Иске Мокшино авылында яшәүче Валентина Наумова. – Үземне яхшы хис итәм, бернинди дарулар да кирәкми.
Залда күтәренке кәеф хөкем сөрде. Спартакиада катнашучыларның күңеле шатлык хисләре белән тулды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев