Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

БПЛА һөҗүме очрагында үзеңне ничек тотарга

Әгәр дә сез күктә яки җирдә БПЛА күргәнсез икән, паникага бирелмәгез һәм объектка якын килмәгез.

Бинада булганнарга түбән катка, подвалга төшәргә кирәк. Лифттан файдалану тыела.

Фатирда калганда, терәк стеналар арасында тәрәзәсез урын табарга һәм идәнгә утырырга кирәк – иң яхшысы ванна бүлмәсендә. Һич кенә дә тәрәзә янына килергә ярамый.

Урамда булганда, кичекмәстән якындагы бинада, җир асты кичүендә ышыкланырга кирәк.

Автомобильдә утырганда, аны кичекмәстән калдырып, ышык урын табарга кирәк.

Пилотсыз очкычны яки аның бер өлешен тапкан очракта, аларга кагылырга ярамый – җайланма яки аның өлеше табылган урыннан кичекмәстән китәргә һәм табыш турында 112 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.

БПЛА һөҗүме очрагында, бина-корылмаларны яки башка ориентирларны күрсәтүче, дроннарның очу видеоларын халыкка тшкъдим итмәү бик мөһим. Һәм бернинди очракта да һава саклану системаларының эшли башлавын күрсәтүче видеоларны бастырмагыз. Бу аларның урнашу урыннарын ача, очуларны төгәлләүгә ярдәм итә һәм Татарстан Республикасы гражданнарының иминлегенә куркыныч тудыра.

Исегездә тотыгыз күрсәтелгән кагыйдәләрне үтәү сезгә гомерегезне һәм сәламәтлегегезне сакларга ярдәм итәчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев