Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

БПЛА һөҗүме очрагында үзеңне ничек тотарга

Әгәр дә сез күктә яки җирдә БПЛА күрсәгез, паникага бирелмәгез һәм объектка якын килмәгез.

Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга төшегез. Лифтны кулланмагыз.

Фатирда тәрәзәсез, стеналар арасындагы урынны табыгыз, гадәттә бу ванна бүлмәсе. Идәнгә утырыгыз. Тәрәзәләргә якын килмәгез!

Әгәр дә сез тышта булсагыз: шунда ук якындагы бинада, җир асты юлында яшеренегез. Әгәр дә сез транспортта йөрсәгез – аны ташлагыз һәм ышык урын табыгыз.

Һөҗүмнән соң һәм БПЛА яки аның өлешләре табылганда бернәрсәгә дә кагылмагыз һәм шунда ук җайланма табылган урыннан китегез.

Очучы аппаратны яки аның өлешләрен тапкан очракта, бернинди очракта да аларга тотынырга ярамый – тиз арада әлеге әйбер яки аның өлешләре табылган урыннан читкә китергә һәм 112 телефонына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.

Очучы аппарат һөҗүме булган очракта, бигрәк тә тирә-якны ачыкларга мөмкинлек бирүче ориентирлар күренгән очучы аппаратларның очу видеоларын интернетта урнаштырмау бик мөһим. Һәм зенит-ракета комплексларының эшләве турындагы видеоларны бернинди очракта да бастырмагыз. Бу аларның урнашу урыннарын ача, очышларны төгәлләштерергә ярдәм итә һәм Татарстан Республикасы гражданнарының иминлегенә куркыныч тудыра.

ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ! Күрсәтелгән кагыйдәләрне үтәү сезнең гомерегезне һәм сәламәтлегегезне сакларга ярдәм итәчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев