Боз сараен, ике паркны һәм Яшьләр инициативалары үзәген ачтылар
Соңгы яңалыклар

Боз сараен, ике паркны һәм Яшьләр инициативалары үзәген ачтылар

Унынчы сентябрь Аксубай районы өчен масштаблы ачышлар һәм тантаналар көне булды.

Зинаида Леонтьва фотосы

Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов яңа социаль объектларның файдалануга тапшырылуын тикшерде, иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасын гамәлгә ашыруның барышын бәяләде һәм ветераннардан алып иң яшь активистларга кадәр халык белән аралашты. Тантананың шатлыгын аксубайлылар белән уртаклашыр өчен республикадан мәртәбәле кунаклар килде.

«Аксу-арена»: боз – ел әйләнәсе

Зинаида Леонтьева фотосы

Визитның төп вакыйгасы «Аксу-Арена» боз сараен ачу тантанасы булды. Ябык шугалак «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә боз ареналары төзү» республика программасы кысаларында төзелгән. Күпфункцияле спорт үзәге хоккей һәм фигуралы шуу буенча спорт әзерлеген оештыруны, шулай ук ярышлардан буш вакытта массакүләм бозда шууны оештыруны тәэмин итү өчен булдырылган.

Объект боз шугалагыннан һәм административ-көнкүреш өлешеннән тора.Биредә уен кырының зурлыгы 56 метрга 26 метр. Бинада керү төркеме (вестибюль, сак бүлмәсе һәм гардероб), тимераякларны прокатка бирү зонасы (киенү урыннары, инвентарь бирү һәм киптерү өчен бүлмәләр), 13 урынлык аш залы булган кафетерий, чишенү бүлмәләре блогы (киенү зоналары, душ бүлмәләре, санузеллар һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен универсаль кабиналар), медицина пункты, тренерлар бүлмәсе, администрация кабинеты, персонал өчен бүлмәләр, бәдрәфләр, җыештыру җиһазлары өчен бүлмә, шулай ук инженер-техник бүлмәләр – электр щиты, су үлчәү һәм җылылык узелы бүлмәләре.

Яңа спорт комплексы түбәсе астында яшь хоккейчылар, волейболчылар һәм футболчылар, шулай ук проектны тормышка ашырган төзүчеләр җыелды.

Бу көнне республикада параллель рәвештә Аксубай, Яңа Чишмә һәм Тукай районнарында өч боз сараен ачу тантанасы узды.

Район башлыгы Алмаз Мингулов җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, объектның тулысынча әзер булуы турында хәбәр итте. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов боз ареналары ачыла торган өч район халкын онлайн-режимда сәламләде.

Зинаида Леонтьева фотосы

– Бүген без өч боз аренасын ачабыз. 2029 ел ахырына кадәр тагын тугыз ябык шугалак төзеләчәк. Шул вакытта барлык районнар да боз ареналары белән тәэмин ителәчәк. Татарстанда яшәүче һәркемнең, яшенә карамастан, физик культура белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөмкинлегенә ия булуы безнең өчен бик тә мөһим, – диде республика Рәисе.

Ул Татарстанда хоккейны бик яратуларын ассызыклады. Бүген бу спорт төре белән 31,8 мең кеше шөгыльләнә. Хоккей секцияләренә 7,8 меңнән артык бала йөри. Хоккей популярлыгының артуына «Ак Барс» һәм «Нефтехимик» командаларының уңышлары ярдәм итә. Татарстан – ил субъектлары арасында физкультура һәм спорт өлкәсендә лидер. Бүген республикада 12 мең 133 спорт корылмасы, шул исәптән 56 боз сарае бар.

Ул боз шугалакларын ачык дип игълан итте.

Бу спорт кластерын булдыручыларны котлауда Марат Әхмәтов катнашты. Эшнең югары сыйфаты өчен «Стройинжиниринг» ҖЧҖ төзелеш компаниясе Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Районның спорт мәктәбе зур ярдәм алды: директор Радик Канәфинга республика җитәкчелегеннән заманча инвентарь сатып алу өчен сертификатлар, шулай ук «Чистай» АҖ ХКдан 45 профессиональ хоккей кәшәкәсе тапшырылды.

Зинаида Леонтьева фотосы

Кызыл тасма киселде һәм символик ачкыч спорт мәктәбе директорына тапшырылды.

Тантананың рәсми өлеше яхшы спорт традициясе буенча тәмамланды – мөхтәрәм кунаклар бозга чыгып, капкага символик алка керттеләр һәм яңа мәйданчыкта күнегүләрне башлап җибәрделәр.

Ирина Гордеева фотосы

Җыелучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.

–Республика буенча мондый 50дән артык боз аренасы бар, – дип билгеләп үтте ул.

– Безнең республика чынлап та спортлы, кешеләр сәламәт яшәү рәвешен сайлый. Татарстанда 120дән артык спорт төре үсеш ала, барлык спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен дә шартлар тудырылган. Бу безнең республиканың яшәү рәвеше өчен уникаль үрнәк.

– Бер буын гомерендә республикада фантастик үзгәрешләр булды, – дип ассызыклады РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов. – Минем балачак елларымда Казанда бөтен шәһәргә бер ябык боз шугалагы гына бар иде. Ул да минем күз алдымда барлыкка килде. Хәзер мондый боз ареналары булмаган районнар санаулы гына калды. Татарстан формаль рәвештә генә спорт башкаласы түгел. Без – илнең, дөньяның иң яхшы спорт төбәге. Мондый матур корылма алу – ул безнең балаларга, оныкларга, Аксубай районының, республиканың һәм Россиянең киләчәгенә салынган инвестиция.

Җыелучылар Россия Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Ивановны җылы кабул иттеләр. Ул Аксубай өчен боз сарае ачылуның тарихи вакыйга булуын билгеләп үтте. Татарстан үз юлыннан бара һәм үсә, ә менә шундый сәясәт аркасында боз шугалаклары төзү мөмкинлеге туа.

Ирина Гордеева фотосы

Район башлыгы Алмаз Мингулов кунакларга боз аренасы ачылу шатлыгын уртаклашканнары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

– Безнең район өчен бүген зур бәйрәм, без шулай ук Җиңү паркын, Яшьләр үзәген һәм Яшьләр паркын ачабыз, – диде ул.

– Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка аерым рәхмәт сүзләре әйтәсем килә – аның ярдәме безнең өчен сизелерлек, һәм без быел тагын берничә социаль объект ачтык.

Район җитәкчесе билгеләп үткәнчә, безнең хоккейчылар кышкы хоккейда яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр, ә хәзер ябык боз мәйданчыклары командалары белән көч сынашачаклар. Бу көнне боз сарае тарихында беренче турнир Аксубай һәм Нурлат хоккейчылары арасында узды.

вакытлар бәйләнеше: үткән заман геройларыннан хәзерге заман каhарманнарына 

Делегация маршруты бистәнең барлык буыннар өчен җәлеп итү ноктасына әверелгән әһәмиятле урыннары аша узды. Җәй буе Җиңү паркында төзелеш эшләре алып барылды, зур хезмәт башкарылды, үзгәртеп коруга күләмле акчалар тотылды.

Ә бүген ул бөтенләй башка, заманча, яңартылган, бик матур күренә, үлән яшелләнә, күптән түгел генә утыртылган яшь агачлар яфракларын коймаган әле. Җиңү паркында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче «Бергә ярдәм итәбез» һәм «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» волонтерлык хәрәкәтләре вәкилләре белән тәэсирле очрашу булды.

Алар үзләренең күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр – фронтка ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр, үз куллары белән әзерләгән әйберләрне – хәрби саклану киемнәрен, дронга каршы әзерләмәләрне, яшеренү челтәрләрен һәм башкаларны, шулай ук СВО зонасыннан кайткан сугыш шаһитләре булган әйберләрне күрсәттеләр. Гаскәр төрләре вәкилләре һәйкәлләр янында хәрби батырлык атмосферасын тудырдылар. СВО катнашучылары һәм ветераннар белән аралашудан соң делегация Мәңгелек ут итәгенә чәчәкләр салды, Ватанны саклаучыларның хәтеренә ихтирам күрсәтте.

Ирина Гордеева фотосы

Аннары бәйрәм үзәк мәйданга күчте, анда «Кабак һәм бал Күршегә чакыра» этно-фестивале җәелде. Кунакларны костюмлы бал кортлары һәм кабаклар тере коридор белән каршы алдылар. Павильоннарда кабак боткасыннан авыз итү һәм бал белән сыйлану, өйдә әзерләнгән ризыклар күргәзмәләре һәм һөнәрләр ярминкәсе оештырылды.

Мәйданда балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең Россия халыклары бердәмлеге, Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган картиналары күргәзмәсе оештырылды.

Бәйрәмгә ямь өстәп Алим Идиатуллин башкаруында безнең якның иң популяр «Аксубай» җыры яңгырады.

яшьлек энергиясе: галстуксыз диалог

Ирина Гордеева фотосы

Көн программасында яңартылган Яшьләр үзәге аерым урын алды. Бу объект Аксубайда «Яшьләр һәм балалар» милли проекты ярдәмендә барлыкка килде. Бина элеккегедән аерылып тора – монда барысы да соңгы бизәү һәм җиһазлау алымнары буенча эшләнгән. «Штабик»та кунакларны иҗади «хаос» атмосферасы каршы алды: компьютерлар артында киберспортчылар урын алды, арт-терапия кабинетында дәресләр барды, ә «Алдынгылар хәрәкәт»тенең «Ура, авылга!» проекты активистлары үзләренең җиңүләрен тәкъдим иттеләр. Профильле отрядлар студентлары «Профессионалитет» чемпионатындагы уңышлары белән уртаклаштылар, мәктәп грантларында җиңүчеләрүз эшләнмәләрен, ә титуллы спортчылар медальләрен, бүләкләрен күрсәттеләр.

Ирина Гордеева фотосы

Очрашу тере диалог форматында узды. Яшьләр авылның киләчәге, инфраструктураны үстерү һәм талантларга ярдәм турында сораулар бирделәр. Марат Әхмәтов агросыйныфлар һәм эзләнү отрядының казанышлары күргәзмәсен карап чыкты, тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклады.

Ирина Гордеева фотосы

Маршрутның соңгы ноктасы «Яшьләр» паркы булды. Үзгәртеп корылганнан соң парк бөтенләй яңа локацияләр алды: велосипедлар, скейтбордлар һәм самокатларда йөрергә яратучылар өчен – памп-трек; форма турында кайгыртучылар һәм урам спортын яратучылар өчен – воркаут-мәйданчыгы; концерт сәхнәсе һәм башкалар.

Ирина Гордеева фотосы

Яңа паркта кунаклар өчен кызыклы программа әзерләнде – парк киңлеге чын этномәдәни бердәмлекне күрсәтте: биредә бер үк вакытта «Туган тел» татар җыры, «Кӗмӗл çăл» ансамбленең чуваш мотивлары һәм «Раздолье» коллективының рус җырлары яңгырады. Чиркәү янында дин әһелләре район православие динен тотучыларның нинди мәшәкатьләр белән яшәве турында сөйләделәр. Эскәмияләрдә кунакларны «Өченче яшь» пенсионерлар Спартакиадасы җиңүчеләре һәм булачак әниләр көтте. «Россия гаиләдән башлана» район фотокүргәзмәсе көннең төп фикерен визуаль яктан ныгытты: төбәкне үстерү ныклы гаилә кыйммәтләренә һәм буыннар дәвамлылыгына таянмыйча мөмкин түгел.

Кунаклар сүзләренчә, Аксубай районы бүген нәтиҗәлелек, берләшү территориясе булуын күрсәтте, анда заманча боз сарае булачак чемпионнар өчен нигез булып тора, халык бәйрәмнәре халыкны берләштерә, ә яшьләр иртәгесе көнгә ышаныч белән карый.


Нет комментариев