Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм кисәтүе игълан итте.
26 июльдә көндез һәм кич республикада һава торышы сизелерлек начарланачак. Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен, җил тизлегенең секундына 24 метрга кадәр көчәюе көтелә. Республиканың кайбер районнарында көчле яңгырлар һәм боз яварга мөмкин.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев