90 яшьтә ялгызына хуҗалык белән идарә итү, өй эшләрен башкару җиңел булмаса да, Павел Наумов мөстәкыйль яшәүне өстен күрә.
Хәер, уллары да янәшәдә, Яңа Мокшино авылында гына яшиләр.
–Ул һәрвакыт шундый булды, кемгәдер бәйле булырга яратмады, кеше үз-үзен карарга һәм үз проблемаларын гына хәл итеп калмыйча, башкаларны да кайгыртып яшәргә тиеш дип санады, – дип сөйләде ветераннар советы рәисе Юрий Симаков.
Ашыгыч хезмәтен үтәп, Павел Наумов туган авылына кайта. Физик яктан нык, киң карашлы егет бер вакыт мәктәптә физкультура һәм хезмәт дәресләре алып бара.
«Сөлчә» колхозына учетчик вазыйфасына чакыргач, ризалаша. Соңрак Павел Петрович озак еллар ферма мөдире булып эшли. Хуҗалыкның ел саен сөт һәм ит җитештерү планнарын арттырып үтәвендә аның да өлеше зур була. Шулай ук, хатыны, биш бала анасы Вераның да.
Крестьян хезмәтендә һәм вакыйгалар агымында тормыш бер мизгел кебек үтә дә китә. Балаларның дөньяга аваз салулары, аларның үсүе, мәктәптә укулары, армиядә хезмәт итүләре – әти кеше боларның барысын да уллары белән бергә тагын бер тапкыр үтә.
Ветеран менә инде дистә елдан артык ялгызы гына яши. Әмма оныклары аңа боегырга ирек бирмиләр. Ике улы белән киленнәре дә шулай ук әтиләрен кайгыртып яшиләр. Иң олы улы бүген гаиләсе белән Мәскәүдә яши.
Павел Петровичны юбилей көнендә район вәкиле, мәдәният бүлеге мөдире Алексей Тимирясов һәм авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова җылы котладылар. Ветеран үзенә карата шундый игътибарга чиксез шат иде. Кунаклар юбилярга ул көтмәгән истәлекле бүләк тапшырдылар.

Иске Үзи авыл җирлеге архивыннан
Нет комментариев