Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Бөтен авыл белән бәйрәм иттеләр

Ял көне Кәкре Күл авыл мәдәният йорты күркәм юбилеен билгеләп үтте.

55 еллык юбилейны бөтен авыл белән билгеләп үттеләр! Халыкның бер өлеше – артистлар, икенчесе – тамашачы буларак.

– Артта – 55 еллык иҗади эшчәнлек. Шушы еллар дәвамында клуб кешеләргә шатлык өләшә, гармония һәм гүзәллек тәрбияли, – дип билгеләп үттеләр, тантананы ачып, бәйрәмне алып баручылар Галина Андреева һәм Сергей Елисеев.

Юбилей көнне «Родные напевы» вокал төркеме, «Актив» балалар коллективы, район мәдәният учакларының үзешчән артистлары һәм хезмәттәшләрен котларга концерт номерлары белән килгән игелекле дуслар кәкрекүллеләргә һәм кунакларга күңелле хискичерешләр ташкыны бүләк иттеләр. Бу тирә-якка яңгыраган юбилей түгел, ә кәкрекүллеләр буынын берләштергән ихлас, җылы кичә иде.

Экранда сурәтләнгән фотохроника кадрларында Кәкре Күлдә иң яхшы мәдәни йолаларны булдыруның чишмә башында торган һәм аңа катнашы булган кешеләрне искә алдылар. Ә озак еллар авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән мәдәният ветераны Римма Крайнова, шигъри юллар белән мәдәният хезмәткәрләре турында гына түгел, экранда күренгән һәр үзешчән артист турында сөйләде.

Клуб ачылган көннән аның белән бергә атлаучы сәхнә ветераны Галина Ипполитова адресына бик күп яхшы сүзләр яңгырады. Николай Кондрашовка карата да бик күп җылы сүзләр әйтелде. Аның ярдәме белән мәдәният учагы яңа сулыш алды дияргә була. Ул клубка ремонт ясауда ярдәм сорап район җитәкчелегенә һәм авыл җирлеге башлыгына бер генә тапкыр мөрәҗәгать итмәде. Шулай ук бу эштә үзе дә актив катнашты, авылдашларын да, гаиләсен дә җәлеп итте. Ә параллель рәвештә балаларны һәм хатын-кызларны коллективларга туплау эшен дә алып барды, алар мәдәният учагына нигез салынуның 55 еллыгын билгеләп үткән бәйрәмдә сәхнәдән балкыдылар. «Родные напевы» ансамблендә катнашучылар арасында бүген – авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев, мәктәп директоры Наталья Купцова, укытучылар һәм пенсионерлар бар. Ә сәхнә костюмнарында күпме балалар буыны “үскән”!

– Сезнең мәдәният йортына килгәч – җылы аура тоям, сездә бөтенләй башка халык. Биредә – чиста, ачык рус милли җаны. Моннан һәрвакыт ял итеп, яхшы кәеф белән китәсең, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов, юбилярларны котлап.

Кәкрекүллеләрне район мәдәният йорты директоры Ольга Копанева, үзәк китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева, Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев котладылар.

– Мәдәният йорты 55 ел дәвамында авыл кешеләрен җәлеп итү үзәге булып тора, аларның рухи мәнфәгатьләренә хезмәт итә, үзешчән талантлар тәрбияли, – дип ассызыклады Сергей Сергеевич.

Кәкрекүллеләр, авыл мәдәният учагы тагын күп кенә юбилейларын бәйрәм итәр, дип ышаналар. Чөнки «Родные напевы» ансамбленең алмашы – «Актив» балалар ансамбле бар. Мәктәп директоры Наталья Купцова билгеләп үткәнчә, мәктәп коллективы да, авыл халкы да йолаларны сакларга һәм үстерергә тырышалар. Озак еллар дәвамында – бу алар өчен төп бурыч.

Шуңа күрә авыл тулы канлы тормыш белән яши дә – биредә җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән, парк булдырылган, ә кышын шугалак катыралар. Клуб юбилее кебек, һәр вакыйга авыл кешеләренең барысы өчен дә уртак бәйрәм. Алар бергәләп эшли дә, ял итә дә беләләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев