Бөек Җиңү өчен әбигә һәм бабайга рәхмәт!
Җиңү көне алдыннан безнең редакция Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә багышланган иншалар бәйгесен башлап җибәрә.
Бу бәйге – ветераннарга рәхмәт белдерү, гаилә тарихларын саклау һәм безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән кешеләрнең батырлыкларын искә алу мөмкинлеге.
Катнашуга мәктәп укучылары, студентлар һәм барлык теләүчеләр чакырыла.
Эш форматы: 3 биткә кадәр күләмле инша (Times New Roman шрифты, 12 үлчәмле, интервал 1.5).
Темасы: шәхси хатирәләр, гаилә тарихлары яисә Бөек Җиңүнең әһәмияте, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында уйланулар.
Эшләр 2025 елның 11 апреленнән 25 апрельгә кадәр кабул ителә. Бәйгегә нәтиҗәләр 2025 елның 28 апрелендә ясалачак.
Иң яхшы инша авторлары истәлекле бүләкләр алачак, ә аларның эшләре aksubayevo.ru сайтында бастырылачак.
Эшләрегезне «Иншалар бәйгесе» тамгасы белән selnew@mail.ru электрон адреска җибәрегез. Хатта үзегезнең контакт мәгълүматларыгызны (ФИО, яшь, телефон) күрсәтегез.
Әйдәгез, безгә тынычлык бүләк итүчеләргә бергәләп «Рәхмәт!» дип әйтик! Сезнең иҗат эшләрегезне көтәбез!
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев