Ташламалы язылу декадасы кысаларында “Россия Почтасы”ның үзәк бүлегендә Әбүнәчеләр көне узды.
Уртак акцияне район газетасы редакциясе “Россия Почтасы” район бүлекчәсе белән берлектә оештырды. Иртәнге сәгать 9да почта залы бәйрәмчә иде. Килүчеләрнең игътибарын шарлар, китаплар күргәзмәсе, өстәл өстендәге күпсанлы бүләкләр җәлеп итте.
Биредә гадәти булмаган җанлылык хөкем сөрде: почта һәм редакция хезмәткәрләре кешеләр белән бер – газета темасы буенча аралаштылар.
“Татмедиа” АҖ филиалы район газетасы редакциясе баш мөхәррире -җитәкчесе Людмила Жаренова укучыларга “Аксубай районы яңалыклары” ВКонтакте битендә турыдан-туры эфирда мөрәҗәгать итте, ташламалы бәяләр турында сөйләде.
– Үзәк почта бүлекчәсенә килегез, биредә “Россия почтасы” бүлекчәсе һәм альтернатив, турыдан-туры редакция аша язылу оештырылган, – дип аңлатты ул. – Монда сезне призлар һәм бүләкләр көтә.
Язылу Аксубайда яшәүче Ирина Кондратьеваның җиңел кулы белән башланып китте. Ул – район үзәк хастаханәсе ветераны, газетаның даими укучысы. Әбүнәче көнендә газетага язылуның бәхетле очрагы аңа сюрприз – ланчбокс бүләк итте.
.jpeg)
Район басмаларына язылу өчен потенциал укучылар бер-бер артлы почта һәм редакция хезмәткәрләре янына килделәр, акциядә катнашкан өчен шулай ук бүләкләр алдылар.
Почта бүлегеннән зур канәгатьлек хисләре алып, күтәренке кәеф белән киттеләр.
– Без ирем белән үзәккә килгән идек, почтага район газетасына язылу өчен керергә булдык, – дип сөйләде пенсионер Тамара Уштыкова. – Ә биредә бүген акция, бәйрәм икән, бик рәхәтләнеп язылабыз! Безнең беркайчан да район газетасына язылмый калганыбыз юк, бер хәрефен дә калдырмый укыйбыз.
Әбүнәче көне кысаларында барган акциядә өч сәгать эчендә 30дан артык кеше район басмаларына язылды. Бу көнне районның почта бүлекчәләрендә газета-журналларга язылу кампаниясе актив узды.
Район буенча бер көндә 206 данә “Сельская новь”, “Авыл таңнары” һәм “Ял пурнăçӗ” газеталарына подписка рәсмиләштерелде. Язылучылар арасында безнең даими укучыларыбыз да, менә-менә алар сафына кушылып, район яңалыкларыннан хәбәрдар булырга теләүчеләр дә бар.
Нет комментариев