Бүләкләр ияләрен көтә
Соңгы яңалыклар

Бүләкләр ияләрен көтә

Бүген нәкъ сәгать 10:00да, район газетасына язылучыларга хәбәр ителгәнчә, призлар уйнатылды.

Редакция каршындагы мәйданда бакча кирәк-яраклары уйнатылды.

Номерны лототроннан тыгылып алу миссиясе Флера Галимҗановага тапшырылды. Ул – Такталы авылыннан, һәм уйнатуга очраклы гына эләкмәде.

–“Авыл таннары” газетасын күптәннән алдырам, яраткан басмамнан башка яши дә алмыйм, – дип уртаклашты безнең белән Флера. – Мин үзем социаль челтәрләрдән мәгълүмат алу мөмкинлеген бөтенләй аңламыйм. Укыйсың һәм ул шунда ук истән чыга. Туксан елдан артык тарихы булган газетаны кулга алу, аны беренче биттән соңгы биткә кадәр укып чыгу һәм күпмедер вакыттан соң, теге яки бу вакыйганы искә алып, янәдән аның битләрен актарудан да рәхәте юк... Анда мәгълүмат кына түгел, анда кешеләр язмышы, төрле вакыйгалар, якыннарыбызның фотосурәтләре дә бар. Гомумән, йорт матбугатсыз калырга тиеш түгел. Балалар, оныклар өлкәннәрнең газетаны ничек хөрмәтләүләрен, аның бер хәрефен дә калдырмыйча йотлыгып укуларын күрсеннәр иде. Бу – һәр гаиләнең үзенә күрә культуралылык күрсәткече.

...Башта хуҗалык өчен кирәкле эш коралларының берсе – тырма уйнатылды. Уйнатуда катнашучылар тартмадан тартып чыгарылган номерларның район газеталарына язылучыларның исемлеге белән тәңгәл китереп, Флера Галимҗанованың җиңел кулыннан әлеге хуҗалык коралын Галина Атряскинаның, Александра Безрукованың, Александр Лодоркинның, Николай Кистеневның, Ирина Яковлеваның отуына инандылар.

Көрәкләр Анна Мельниковага, Лидия Кульковага, Гөлсинә Аккуловага, Валентина Казаковага һәм Яңа Тимошкинодан даими «альтернатив» әбүнәчебез Сергей Симухинга эләкте.

Евгения Лодоркина, Петр Прокопьев, Мария Белова, Галина Ишметова, «Волга - Селект» ҖЧҖ механизаторы Зиннур Минхәйдәров сусипкечләргә лаек булдылар.

Безнең төп приз – бакча арбасын да шулай ук «Волга-Селект» ҖЧҖ механизаторы Кәкре Күл авылында яшәүче Владимир Кондрашов отты.

Призлар хуҗаларын көтә! Район газетасына язылыгыз һәм призлар отыгыз!

 

Акциянең вакыты – 2021 елның 1 маеннан 29 июньгә кадәр.

Акция турында тулырак.

Акция 16+


Нет комментариев