Бизнес вәкилләре «түгәрәк өстәл» артында очраштылар
Соңгы яңалыклар

Бизнес вәкилләре «түгәрәк өстәл» артында очраштылар

Районда Россия эшмәкәрләре көненә багышланган бизнес-бергәлек белән очрашу узды.

«Түгәрәк өстәл» артында очрашу программасы төрле һәм бай эчтәлекле булды: ул актуаль темалар, эшмәкәрлек мәсьәләләре буенча фикер алышуны, бүләкләү тантанасын, мәдәни өлешне үз эченә алды.

Очрашуны район башлыгы Камил Гилманов ачты.

– Ел барыбыз өчен дә катлаулы булды, – дип билгеләп үтте ул. – Бездә генә түгел,бөтен ил буенча товарлар сату туктатылды. Кибетләр илтеп бирү шартлы белән эшләделәр. Шуңа да карамастан, сәүдә барды, халык кирәкле товарларны сатып алды. Сез нәрсәгә сәләтле булуыгызны күрсәттегез. Сез – районның беренче ярдәмчеләре, үз-үзегезне тәэмин итә торган булдыклы эшмәкәрләр. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйм, уңышлар, финанс иминлеге һәм бәхет телим.

Район башлыгы коллегаларының көчле алкышлары астында эшмәкәрләр һәм фермерлар Рәсимә Сабитовага, Евгений Воронинга, Сергей Щекинга, Әлфирә Шакировага, Ренат Мингалимовка, Ришат Сруретдиновка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Очрашуның эшлекле темасы эчтәлекле үтте. Җыелучылар алдында «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе урынбасары Сергей Карпухин, Аксубай районында эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды вәкиле Энҗе Сәлахова чыгыш ясадылар. Спикерлар бизнес өлкәсендә горизонтларны киңәйтү, авылда эшмәкәрлек эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк алып бару мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов эштә клиентлар белән эшләүдә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүгә тукталды.

Районның эшмәкәрлек өлкәсе вәкилләре үз адресларына бик күп җылы сүзләр, эштә уңышлар, иң перспектив планнарның гамәлгә ашуын ишеттеләр. Район мәдәният йорты вокалчылары бәйрәм кәефе бүләк итте – алар хөрмәтенә дәртле җырлар башкарылды.

 


Нет комментариев