Биоресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитеты 90 чана һәм кар машинасы алды
Татарстанда ТР Дәүләт комитетының мотопаркын яңарттылар: ведомство 74 кар машинасы һәм 16 чана алды.
Бу хакта комитетның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мототехниканы биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков тапшырды.
“Республика җитәкчелегенә һәм шәхсән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Ышанам ки, техника таләпләр нигезендә дөрес эксплуатацияләнер, нәтиҗәле һәм сыйфатлы эшләр, безнең нәтиҗәләрне яхшыртыр”, – дип белдерде ул.
Яңа чаналар һәм кар машиналары уникаль табигый территорияләрне һәм анда яшәүчеләрне ышанычлырак якларга, популяцияләрне саклау һәм яңадан торгызу, аларның санын мониторинглау, шулай ук хокук бозучылар белән көрәш буенча бурычларны нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Баулы районы буенча дәүләт комитетының район бүлеге җитәкчесе Азат Миназов, хезмәткәрләр көн саен махсус саклана торган табигать территорияләрен, һәркем өчен мөмкин булган аучылык җирләрен һәм су объектларын патрульләргә чыгалар, дип билгеләп үтте. “Республика җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт”, – дип өстәде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев