Билбау көрәше буенча ТР беренчелегендә алтын призер булды
Соңгы яңалыклар

Билбау көрәше буенча ТР беренчелегендә алтын призер булды

Районның спорт мәктәбе укучылары 2012-2014 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар.

Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Габбас Гыйматдиновны искә алу турниры Нурлатта уздырылды – ул озак еллар партия райкомының беренче секретаре була һәм район үсешенә зур өлеш кертә. Аның хөрмәтенә уздырылган ярышлар, спортның бу төрен яратучыларны җыя һәм ул күркәм традициягә әверелде инде.

Көрәш келәмнәренә республиканың 16 районыннан 170тән артык яшь атлет чыкты. Безнең көрәшчеләр сынатмады.

Кирилл Енизеркин 36 кг авырлыкта алтын медаль яулады. Эмиль Садыйков һәм Роман Гаврилов 32 кг һәм 70 кг нан артык авырлык үлчәмнәрендә бронза медальләргә лаек булдылар.

Абдулла Хәбибрахманов 52 кг авырлык категориясендә икенче баскычка күтәрелде.


Нет комментариев