Беркем дә бирешергә теләмәде
Соңгы яңалыклар

Беркем дә бирешергә теләмәде

Ватанны саклаучылар көне алдыннан гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Яңа Дума мәктәбендә кул көрәше буенча ярышлар узды.

Балалар яхшы физик форма күрсәттеләр. Ярышларга әзерләнүнең нигезле булуы күренеп торды: катнашучыларның берсе дә көндәшеннән көч һәм чыдамлык ягыннан калышылрга теләмәде. Җиңүчеләрне котлап, мәктәп җитәкчелеге балаларның алга таба да уңышлы киләчәк нигезе булган спорт белән дус булуларын теләде.

Мәктәп архивы фотосы


Нет комментариев