Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны беренче сыйныфка яздыру башланды.
Ата-аналар баланы теркәү урыны буенча беренче сыйныфка 30 июньгә кадәр яздыра алалар. ТР Дәүләт порталы хезмәтләре аша балаларны беренче сыйныфка кабул итү 1 апрельдән ике этапта узачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренче этап беркетелгән территориядә яшәүче һәм шулай ук чираттан тыш, беренче чираттагы яисә өстенлекле хокукка ия булган балалар өчен билгеләнгән. Ул 1 апрельдән 30 июньгә кадәр барачак.
Белем бирү учреждениесенә беркетелгән территориядә яшәмәүче балалар өчен билгеләнгән икенче этап 1 июльдән буш урыннарны тутыру моментына кадәр, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча дәвам итәчәк.
Гариза тапшырганнан соң, булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә 5 эш көне дәвамында мәктәпкә документларның төп нөсхәләрен тәкъдим итү кирәк:
- ата-ананың паспорты (законлы вәкилнең);
- баланы яшәү яисә тору урыны буенча теркәү турында таныклык;
- мәктәп сайтыннан бастырып чыгарылган гариза (кулдан мәктәптәге үрнәк буенча тутырыла);
- баланың туу турында таныклыгы.
Кабул итү мәктәп боерыгы белән өстенлекләргә, беренче чиратта һәм чираттан тыш хокукларга ия булган балалар өчен гаризалар һәм документлар кабул итү тәмамлангач, 3 эш көне эчендә рәсмиләштерелә.
Нет комментариев