Ял көннәрендә матур табигать кочагында мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган киң күләмле туристик слет үтте.
Чара дистәләгән яшь катнашучыларны җыйды, алар арасында “Беренчеләр хәрәкәте” вәкилләре активлык күрсәттеләр.
Слёт программасы мавыктыргыч спорт ярышларын, интеллектуаль уеннарны, иҗади биремнәрне, команда эстафеталарын үз эченә алды.
– Бу онытылмаслык тәҗрибә булды, без үз көчебезне тикшереп кенә калмадык, яңа кешеләр белән дә таныштык, – дип тәэсирләре белән бүлештеләр катнашучылар.
“Беренчеләр хәрәкәте” активистлары яхшы физик әзерлек, чын команда рухы күрсәттеләр һәм биремнәрне чишүгә иҗади якын килделәр.
Фото “Беренчеләр хәрәкәте” архивыннан.
Нет комментариев