Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Беренче тракторы ХТЗ була

Такталы авылында туып-үскән, гомере шушы авылда узган Тәлгат Шәфыйков 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтү өчен кече ватанына кайтты

 

Соңгы елларда ул Алабуга шәһәрендә, кызында яши. Әмма җаны туган авылына тартыла.

– Минем бит пропискам монда, гомер юлым монда узды. Җәйне гадәттә Такталыда уздырам, монда һавасы да башкача, барысы да үзебезнекеләр, барысы да таныш, – дип уртаклашты ветеран.

Юбиляр хөрмәтенә табынны авыл мәдәният йортында корганнар – мәдәният хезмәткәрләре авыл аксакалы өчен чын бәйрәм оештырдылар.

Тантана сәбәпчесен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Камил Гилманов исеменнән район аппараты җитәкчесе Рәис Галиев котлады.

– Сез иңнәренә авыр тормыш сынаулары төшкән буын вәкиле, район иминлеге өчен куйган хезмәт батырлыкларыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – дип билгеләп үтте район вәкиле.

Тәлгат Галимҗан улы 60 елдан артык туган колхозында машина йөртүче булып хезмәт куя, Татарстан юллары буйлап кына хәрәкәт итеп калмый, Волгоград, Свердловск, Мәскәү һәм башка өлкәләрдән һәм шәһәрләрдән дә колхоз ихтыяҗлары өчен йөк ташый.

– Беренче машинам ЗИС-5 иде. Аны металлоломнан, икедән берне җыйдым. Машина йөртүче курсларын Германиядә, сроклы хезмәт вакытында уздым. Моңа кадәр Иске Татар Адәмсуы МТСында «ХТЗ» тракторында эшләдем. Сезнең андый техниканы күргәнегез юк, – дип елмайды юбиляр. – Үзебез тракторчы да идек, ремонт эшләрен дә үзебез башкардык.

Армиядән кайткач Тәлгат авылның иң уңган кызларының берсе Суфиягә өйләнә. Кызганычка каршы, хәләл җефете бакыйлыкка күчкән. Юбилярга ике баласын да җир куенына салырга туры килгән.

Бүген ул кызы Гөлфия тәрбиясендә яши. Шәһәрдә тормыш өчен бөтен шартлар тудырылган булса да, онык-оныкчыклары хәлен белеп торсалар да, балачак һәм яшьлек еллары сукмаклары, болыннарның хуш исе, туган нигез үзенә тарта. Юбиляр авылны сагынуын яшерми. Юбилеенда аның теләкләре чынга ашуына бабакай сөенеп туя алмады.

– Тәлгат Галимҗан улы һәрвакыт эштә актив булды, – дип билгеләп үтте, юбилярны истәлекле туган көне белән тәбрикләп, авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина. – Аңа калган гомерен дә сәламәтлек белән уздыруын телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев