Бердәм тавыш бирү көнендә Аксубай техникумында беренче курс студентларына билетлар тапшырдылар
Бердәм тавыш бирү көне Аксубай универсаль технологияләр техникумы шәкертләре хәтерендә гомер буе истә калачак.
Бүген аларга тантаналы шартларда студент билетлары тапшырылды. Беренче курс студентларын тормышның яңа этабы белән район башлыгы Камил Гилманов һәм техникум директоры Фәрхат Аюпов котладылар.
– Бүген без үзебезнең тату гаиләбезгә 94 беренче курс шәкертен кабул итәбез. Сез үзегезне өйдәге кебек хис итсен өчен тырышачакбыз, – дип сәләмләде беренче курска килүчеләрне директор Фәрхат Аюпов.
Район башлыгы техникумда эшче белгечлекләргә укыту өчен барлык шартлар да тудырылуын билгеләп үтте. Капиталь ремонттан соң монда яңа, кирәкле җиһазлар белән тулыландырылган уку сыйныфлары һәм остаханәләр ачылды. Ә техникум – ул хәзер безнең, Аксубай районы өчен генә түгел, шулай ук күрше районнар хәтта төбәкләр өчен дә кадрлар әзерләү урыны. Ул студентларга укуда уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев