Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Бердәмлек һәм яклаучыларга ярдәм өчен

Район делегациясе Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен яклау фонды ярдәмендә Геройлар елына багышланган йомгаклау чарасында катнашты.

Бу уңайдан Казанда узган тантанага республиканың барлык почмакларыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар, имам-мөхтәсибләр, имамнар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларныӊ гаиләләрен яклауда актив катнашучы волонтерлар җыелды.

erid: 2Vtzqw6pLty

Бу матур чарада безнең районны район имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдинов, Татар Сөнчәлесе авылы мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Сәйфетдинов, волонтер хатын-кыз Гөлүсә Нурхәмитова тәкъдим итте.

–Бүген чын геройлар – махсус хәрби операциядә. Ватан хакына Россияне төрле милләт солдатлары саклый. Монда безнең ата-бабаларыбыз яшәгән, монда безнең балаларыбыз үсә, монда без үз динебезне саклыйбыз, мөселман сугышчылары да яу кырында гаделлек өчен көрәшә, – диде ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, барысына да рәхмәт белдереп.

Республика мөфтие Равил хәзрәт Камалетдинов җитәкчелегендәге район делегациясе әгъзаларын Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.

–Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче дин кардәшләребезгә ярдәм итүдә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенә хезмәттәшлек күрсәтүегез өчен Сезгә олы рәхмәтемне белдерәм. Ватаныбыз саклаучыларына ышанычлы терәк булып һәм һәрдаим гуманитар йөкләр озатып, Сез аларның рухи ныклыгын көчәйтәсез һәм тиздән Җиңү килүенә ышанычны арттырасыз. Раббыбыз Ватаныбыз хакына куйган тырышлыгыгызны кабул итсен, алар өчен ике дөньяда әҗер-саваплары белән бүләкләсен һәм тормыш юлыгызда сезгә дә үзегез кебек үк мәрхәмәтле кешеләрнең очравын насыйп итсен! – дип билгеләп үтте Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

– Безнең тырышлыгыбызны шулай югары бәяләүләре күңелгә рәхәт булды, – ди Равил хәзрәт Камалетдинов. – Бу чара безгә тагын да тырышып эшләргә этәргеч бирде. Башка районнардан килгән халык белән күрештек, аралаштык, тәҗрибә уртаклаштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев