«Бердәм Россия» партиясенең Аксубай җирле бүлегендә «Балалар илне ясый» республика рәсемнәр бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды.
Әлеге бәйге ТРның гомуми белем бирү һәм сәнгать мәктәпләрендә унсигезенче тапкыр уза. Быел иҗат ярышлары «РФда Гаилә елы», «ТРда Фәнни-технологик үсеш елы», «Без – куркынычсыз юллар өчен», «Мин – патриот» номинацияләре буенча оештырылды.
Үз эшләрендә яшь рәссамнар җәмгыятьтәге күзаллауларын һәм тенденцияләрне, республикада һәм илдә барган вакыйгаларга карата үз карашларын чагылдырдылар. Эшләр бик кызыклы һәм эчтәлекле килеп чыкты. Жюри иң яхшы рәсемнәрне бәйгенең республика этабына сайлады.
Нет комментариев