Сөнчәле урта мәктәбендә ике мөһим чара узды
Җиденче сыйныфта үткәрелгән сыйныф сәгате «Исән һәм һәлак булган Россия Геройларына...» дип аталды. Укучыларга каһарманлыкның нәрсә аңлатканын, Ватан хакына гомерләрен биргән конкрет кешеләр турында мисаллар китереп сөйләделәр.
Мәктәптә шулай ук “Коррупциягә – юк!” акциясе үтте, аның максаты – укучыларның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм коррупциячел хокук бозулар өчен җәзаның котылгысызлыгы турында ышану формалаштыру иде.
Җиңүчегә линейкада рәхмәт белдерделәр
Яңа Тимошкино төп мәктәбе коллективында юл хәрәкәте иминлеге декадасы кысаларында игълан ителгән «Фликер синең һәм минем гомерне саклап калачак» дигән район рәсемнәр конкурсында 4нче сыйныф укучысы Алексей Павловның җиңүе турында шатланып белделәр.
Гомуммәктәп линейкасында Алешага һәм аның укытучысы Наталья Симухинага мәктәп администрациясе рәхмәт белдерде.
Нет комментариев