Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Бер җирлеккә 23 контейнер

Мюд авыл җирлеге каты көнкүреш калдыклары өчен яңа контейнерлар сатып алган.

23 контейнерны торак пунктлар буенча бүләчәкләр: Татар Сөнчәлесе авылына – 6, Мюд поселогына – 6, Иске Мокшино авылына – 11.

Җирлек башлыгы Татьяна Зюзина билгеләп үткәнчә, контейнерлар гражданнар җыенында хәл ителгәнчә, үзара салым акчасына сатып алынган.

Контейнерлар “ чүп ” мәсьәләсен хәл итәчәк, чөнки авыл халкы чүп тутырылган капчыкларны юл читендә калдырган һәм транспорт аны билгеле бер көннәрдә алып киткән. Хәзер җирлектә тагын да чистарак булачак. Экологик иминлекнең киләсе баскычы – контейнер мәйданчыклары төзү. Җирлекнең инициатив һәм актив кешеләре белән бу проблема якын киләчәктә хәл ителергә тиеш. Әгәр халык үзара салым программасы кысаларында каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын төзергә карар кылса, бәлки, бу эшкә киләсе елда ук керешерләр.

Гражданнарның үзара салым программасы безнең республикада 2013 елдан уңышлы гамәлгә ашырыла. Район башлыгы Илшат Заһидуллин билгеләп үткәнчә, бу авылларны төзекләндерүдә зур ярдәм. Иң мөһиме – үзара салым акчасын нинди эшкә тотарга икәнен халык үзе хәл итә, димәк, башкарылган эшкә мөнәсәбәт тә сакчылрак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев