Советның йомгаклау утырышында Шәрбән авыл җирлеге башлыгы Дамир Шәрифуллин әнә шундый чакыру белән чыгыш ясады.
Шәрбән авылы халкы КФХлар ачу һәм терлек асрау белән яши. Җирлектә И.С. Вафин КФХсы уңышлы эшли, ул
2023 елның 1 гыйнварына хуҗалыкларда 290 баш терлек исәпләнә, шуларның 136сы савым сыеры. Хисап елында авыл халкы дәүләткә 410 тоннадан артык сөт тапшырган.
Мәсәлән, Зәйнуллиннар хуҗалыгында 59 баш мөгезле эре терлек, шуларның 35е савым сыерлары. Ринат Ибраев хуҗалыгында – 15 баш мөгезле эре терлек, шуның 8 башы савым сыеры. Алик Мостафин хуҗалыгында – 16 баш мөгезле эре терлек, шуның 10 башы савым сыеры. Рифкат Галләмов хуҗалыгында 11 баш савым сыеры бар. Ришат Камалиев хуҗалыгында – 14 баш мөгезле эре терлек, шуның 8 башы савым сыеры. Гыйләҗевлар хуҗалыгында 22 баш мөгезле эре терлек, шуның 9 башы савым сыеры. Сәетнур Минхәеров хуҗалыгында – 12 баш мөгезле эре терлек, шуның 5 башы савым сыеры. Рәфис Шәйхисламов хуҗалыгында – 19 баш мөгезле эре терлек, шуның 8 башы савым сыеры. Радик Минсабиров хуҗалыгында – 16 баш мөгезле эре терлек, шуның 9 башы савым сыеры.
Шәрбән авыл җирлегендә 114 хуҗалыкта 312 кеше яши. Кызганычка каршы, авылда башлангыч мәктәп кенә, анда нибары ике укучы белем ала. Өлкәнрәк укучылар өчен автобуслар белән Аксубай һәм Яңа Дума мәктәпләренә йөртү оештырылган. Авылдагы демографик хәл тискәре булып кала. 2022 елда бер генә бала да тумаган, 9 кеше үлгән.
Җирлектә проблемалар да җитәрлек. Халыкны ике су башнясы су белән тәэмин итә. Суүткәргеч системаларның тузуы аркасында трассаларда даими рәвештә өзеклекләр килеп чыга. Җирлек башлыгы район җитәкчесенә җирлекне “Чиста су” республика программасына кертү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Чыгыш ясаучы Татарстан һәм район хөкүмәте программаларының кечкенә авылларга да барып җитүе өчен рәхмәт белдерде. Республика көненә Шәрбәндә яңа модульле ФАП ачылды, клуб бинасында капиталь ремонт үткәрелде. Каты көнкүреш калдыкларын җыю урыннары әкренләп төзекләндерелә.
Авыл территориясендә санкцияләнмәгән чүплекләр бетерелгән.
– Сезнең халык – тату, тырыш, булдыклы һәм хуҗалыклар, нигездә, нык. Авылда күп эшләр башкарылган. Эштән дә курыкмыйсыз! Әмма авыл яшәсен өчен демографияне арттырырга кирәк, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.
2022 елда үзара салым акчалары хисабына авыл зираты карт агачлардан чистартылган, ихтыяҗлар өчен хуҗалык йорты төзелгән. Җирлек буенча барлыгы 220 000 сум үзара салым акчасы җыелган, Татарстан бюджетыннан 880 000 сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчаларга авыл урамнарына вак таш салынган, трактор өчен төягеч, су башнясы өчен насос, янгынга каршы резервуар сатып алганнар.
2023 елда Шәрбән авыл җирлегендә үзара салым программасына кеше башыннан меңәр сум акча җыярга дигән карар кабул ителгән. Бу акчаларга су башняларын санитар таләпләр буенча койма белән тотып алу, тракторга тагылма җиһазлар сатып алу, су трассаларын ремонтлау һәм калган акчаларга авыл эчендә юллар төзүне дәвам итү, зиратта иске агачларны кисү, буаны ремонтлау планлаштырыла.
– Бүген авылда яшәү шартлары шәһәрдәгедән начар түгел. Бер-береңә булышып, бер-берең белән аңлашып кына эшләргә һәм яшәргә кирәк, – дип нәтиҗә ясады җирлек башлыгы.
Нет комментариев