Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Беловка чаңгы юлына 140 тан артык спортчы басты

Беловка авыл җирлеге территориясендә «Беловка чаңгы юлы» ярышлары җиденче тапкыр уздырылды, ул районның, республиканың төрле почмакларыннан, күрше төбәктән 140 катнашучыны җыйды.

Авыл кешеләре чаңгы юлын, спортчыларны, кунакларны кабул итү мәйданчыгын берничә көн әзерләделәр. Билгеләнгән вакытка биредә ярыш җиңүчеләре пьедесталы, кайнар чәй, ботка, шашлык әзер булды. Авыл кешеләре мәйданчыкка электр уты үткәреп, музыка кабызу мөмкинлеге тудырдылар.
Беловка авылы спорт бәйрәменә кунакка Иске Ильдеряк, Аксубай, Нурлат, Чирмешән, Әлки, Самара өлкәсеннән чаңгычылар килде.

Чаңгыда йөгерергә яратучыларны ара ераклыгы да, яңгырлы һава торышы да куркытмады. Спорт чарасында 6 яшьтән алып 80 яшькә кадәр чаңгычылар катнашты.

Спорт бәйрәмен яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин ачты.

– Әлеге күләмле чараны оештырганнары, кунакларны җылы кабул иткәннәре өчен авылның барлык кешесенә ихлас рәхмәт белдерәсе килә, – диде ул. – Ә спортчыларга – җиңел старт, чаңгы юлында уңышлар телим!

Көйсез һава торышы чаңгы ярышлары уздыру өчен уңайлы булмаса да, ул спорт азартына берничек тә комачауламады. Оештыручылар стартларны бер-бер артлы игълан иттеләр. Чаңгы юлында җанатарлар, мәктәп укучыларының әти-әниләре катнашучыларга дәрт өстәде. Финишта һәркемне татлы приз көтте.

Ярышларны оештырган Беловка авылы халкы, мондый һава торышында катнашучыларга максималь уңайлылык тудырыр өчен барысын да эшләгән, аларга йөгереп узганнан соң яңгырдан ышыкланыр, җылыныр урын бар иде. Яңгырда хәтта ярышлар беркетмәсе юешләнеп ябышты. Тик спортчылар моңа аңлап якын килделәр, шаярттылар гына.

Ярышлар 26 яшь төркемендә уздырылды. 72 призлы урын билгеләнде. Призерларның барысына да медальләр, грамоталар, акчалата призлар тапшырылды, җиңүчеләр чаңгычы сыны алды.

Спорт ярышында спорт ветераны, СССРның спорт мастеры Радик Ибраһимов катнашты. Ул Беловка чаңгы юлына югары бәя бирде, дистанцияне югары күңел күтәренкелеге белән йөгереп узуын яшермәде.

– Шундый зур чараның югары дәрәҗә узуына без чиксез шат, – дип белдерделәр оештыручылар. – Һава торышы уңайсызлыклар тудырса да, спортны яратучылар куйган максатларына кыю баралар, теләсә нинди кыенлыклар да алар өчен киртә түгел. Ә авыл халкы иң ихлас һәм зур рәхмәт сүзләренә лаек. Алар ел саен үзләренең бердәмлекләрен, кунакчыллыкларын күрсәтәләр.

Фото Татьяна Бульбованың шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев