Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Белгеч машинаның алмаштырырга ярамый торган өлешләрен әйтте

Тәгәрмәчләр, бамперлар, көзгеләр – авария вакытында машинадан аерылып китәргә мөмкин булган барлык әйберләр – тизлекне исәпкә алып карасаң, «хәрби снарядка» әверелергә мөмкин.

Шуңа күрә барлык бу элементлар да сертификация узарга тиеш, ә автомобильдәге күп кенә үзгәрешләр закон белән тыела.

Мәскәү политехының техник белгече Юрий Бибилов «Прайм» агентлыгына шул хакта аңлаткан. Мәсәлән, бамперны үзең алмаштырып кую бары тик тиешле структураларның сертификаты һәм ЮХИДИда текәлү булган очракта гына рөхсәт ителә.

«Бамперны бәрелүгә каршы тора торган пластиктан ясыйлар, ул ярылмый, очлы кырыйлары да булмый. Пыялалар, көзгеләр, фара пыялалары белән дә шул ук хәл», – ди белгеч.

Машина эчендәге әйберләрне дә – рульне, утыргычларны һәм башкаларны да алмаштыру тыела. Алар барысы да иминлекне исәпкә алып ясала.

Тәгәрмәчләрне үзгәрткәндә дә аның параметрлары нормага туры килергә тиеш. Әгәр аларның диаметры үзгәрсә, двигательгә йөкләмә циклы үзгәрә, ә бу кимендә спидометр күрсәтмәсе дөрсе булмый дигән сүз, ә бу исә хәрәкәт иминлегенә йогынты ясый, ди эксперт. РИА Новости шул турыда хәбәр итте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев