Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Белгеч кредитны хуплау мөмкинлеген арттыру турында сөйләде

Физик затлар өчен кредит бирү базары торгызыла. Клиентлар өчен ставкалар хәзер агымдагы елның гыйнвар-февраль дәрәҗәсендә.

Киләсе елда тәкъдимнәр агымдагы ел күрчәткечләренә якын калачак. Шулай ук эксперт кредитлар буенча элеккеге күрсәткечләргә ихтыяҗ кайтуын билгели. Бу турыда  RT белән әңгәмәдә «Сравни» финанс маркетплейсының генераль директоры урынбасары Алексей Грибков сөйләде.

Ул кредитны хуплау һәм банклардан отышлырак шартлар алу өчен кредит рейтингын яхшыртырга кирәклеген искәртте.

«Моны эшләү өчен, башта агымдагы күрсәткечне белергә кирәк. Моны зур банкларның мобиль кушымтасында яки финанс маркетплейслары аша белергә мөмкин. Югарырак булган саен, иң отышлы тәкъдим алу мөмкинлеге дә күбрәк», - дип сөйләде ул.

Кредит рейтингын үз вакытында түләнгән кредитлар ярдәмендә (мисал өчен, кулланучылар кредиты алу, кредит карталарын процентсыз чорда ябу) арттырырга мөмкин. Әгәр кредит тарихы юк икән, зур кредитка гариза бирер алдыннан, зур булмаган кредит алырга мөмкин, мисал өчен, өлешләп түләү өчен нидер сатып алуны рәсмиләштерергә мөмкин.

«Түләүләр буенча җаваплы позициягезне күрсәтү өчен, аны вакытында ябыгыз. Шулай ук микрокредитларга мөрәҗәгать итмәскә тырышыгыз», - дип өстәде белгеч.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев