Быел рус теле буенча «Тоталь диктант» халыкара белем бирү акциясе шимбә, 10 апрель көнне узачак. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала.
Диктантны онлайн язарга теләүчеләр өчен проектның рәсми сайтында https://totaldict.ru/ интернет-трансляция өчен махсус форма аша катнашырга мөмкин. Традицион офлайн ысулын сайлаучылар диктантны районның сигез мәктәбендә яза алачак.
Катнашырга теләүчеләр түбәндәге мәктәпләргә мөрәҗәгать итә алалар:
- "В.Г.Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе" МБОУ, "2 нче Аксубай мәктәбе" МБОУ, "3 нче Аксубай мәктәбе" МБОУ, «Савгач мәктәбе» МБОУ, "Иске Ибрай мәктәбе" МБОУ, «Иске Ильдеряк мәктәбе» МБОУ, " В.Ф.Тарасов исемендәге Иске Мокшино мәктәбе" МБОУ, "Иске Тимошкино мәктәбе" МБОУ.
Белешмә: Тоталь диктант – ул һәр ел саен активистлар һәм волонтерлар көче белән тормышка ашырыла торган барлык теләүчеләр өчен ирекле диктант формасында агарту акциясе. Ә "Тоталь диктант"ның икенче уникаль текстында ел саен танылган язучы була.
Нет комментариев