Аксубай укучысына дистанцион уку өчен планшет тапшырылды
Районда коронавирус белән бәйле чикләүләр вакытында авыр тормыш хәлендә калган күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итү буенча игелекле эшләр бара.
Мәктәпләр дистанцион укыту форматына күчте. Әмма ул барысы өчен дә мөмкин булып чыкмады. Күп кенә гаиләләр техник җайланмалар сатып алу өчен акча җитмәү проблемасы белән очрашты.
Кешеләрнең бер-берсенә булган игелекле мөнәсәбәтләре авырлыклар килгәндә сынала. Бу көннәрдә күпләр бер-берсенә ярдәм кулы суза, кулыннан килгәнчә булышырга тырыша. Лаеш районының «Идел» яшьләр үзәге директоры Рамил Мингулов 2 нче Аксубай мәктәбе укучысына дистанцион уку өчен планшетлы булуда ярдәм итәргә алынды.
Никита Герасимов – 5 «Б» сыйныф укучысы. Ул күп балалы гаиләдән, әтисе тәрбиясендә. Укытучылар аның турында игелекле, ярдәмчел һәм тырыш малай диләр.
– Мондый вакытта бер-беребезгә ярдәм итү, теләктәшлек белдерү бик урынлы. Кайчандыр мин монда белем алдым. Киләчәктә укымышлы һәм яхшы кеше булу өчен белем бик мөһим, – дип билгеләп үтте Рамил Мингулов.
Мәктәп директоры Энҗе Туктарова шундый бүләк өчен рәхмәт белдерде һәм Никитага фатихасын җиткерде:
– Мин бу гамәл ниндидер этәргеч бирер дип өметләнәм. Син бит киләчәктә безнең мәктәпнең чыгарылыш укучысы булачаксың. Син дә укып бетереп, зур уңышларга ирешерсең һәм үзең дә, ярдәм кирәк булганда, туган мәктәбеңә булышырсың.
Нет комментариев