В.Г.Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбендә «Тукай безнең йөрәкләрдә» район бәйгесе узды.
26 апрель –бөек татар шагыйре, татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе – Габдулла Тукайның туган көне. Районның белем бирү оешмаларында бу көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган төрле укулар, бәйгеләр үткәрү күркәм йолага әверелде.
Шигърият сөючеләр чыгышы 4 номинация буенча барды: «Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү», «Нәфис сүз остасы» (Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләү), «Г.Тукайны гаиләбез белән укыйбыз», «Г.Тукай шигырьләренә җырлар».
Конкурста беренче сыйныфтан унберенче сыйныфка кадәр 58 укучы һәм 11 гаилә катнашты. Жюри укучыларның яшь төркемнәре буенча чыгышларын бәяләде һәм аларны рус һәм татар төркемнәренә бүлде.
– Барлык укучылар да чарага яхшы әзерләнгәннәр, – дип билгеләп үтте район мәгариф бүлегенең милли белем бирү буенча методисты Зөлфирә Ислямова. – Иҗади сәгать илһамланып узды, балалар шигырьләрне, шагыйрьнең хис-кичерешләрен тыңлаучыга түкми-чәчми җиткереп, сәнгатьле итеп укыдылар.
Жюри һәр катнашучының чыгышын югары бәяләде, һәркем мәгариф бүлеге исеменнән Мактау грамоталары алды.
Фото: район мәгариф бүлеге архивыннан.
Нет комментариев