Бай тарихлы авылның киләчәге бары тик үзебездән тора
Соңгы яңалыклар

Бай тарихлы авылның киләчәге бары тик үзебездән тора

Шәрбән авыл җирлегендә дә демографик хәл негатив күренеш булып кала

Авыл җирлеге башлыгы Дамир Шәрифуллин, район җитәкчеләре авыл халкы алдында чыгыш ясап, муниципаль берәмлекнең 2020 елга бюджет үтәлеше 99 процент тәшкил итте, дип билгеләп үтте.

Шәрбән авыл җирлегендә 125 хуҗалык бар, 355 кеше яши. Шәрбән төп мәктәбендә 2 бала белем ала, балалар бакчасына 7 бала йөри. 2020 елда 2 бала туган, 10 кеше вафат булган.

Эш урыннары булмау, егетләрнең өйләнмәве, яшьләрнең ялкаулануы һәм башка сәбәпләр аркасында, авыл халкының картаюы күзәтелә.

Җирлек территориясендә “Вафин И.С.” КФХсы 85 гектар җир эшкәртеп, уңышлы гына эшләп килә. “Гатина З.А” КФХсы да үз кошчылык фермасында үстерелгән продукция белән Аксубай районын гына түгел, күрше районнар халкын да тәэмин итә. Җирлектә шулай ук җиләк үстерү буенча яңа “Галлямов В.А.” КФХсы үз эшен башлап җибәргән. Бу җәйге чорда халыкка җиләк тә, эш тә була дигән сүз.

Күп кенә яшь гаиләләр шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлек үстереп, ит, сөт сатып көн күрәләр. Шулай ук умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә бар.

2020 елда авыл халкы 280 тоннадан артык сөт тапшырып, 6 миллион сумга якын крем алган.

Авыл халкы ат асрауга, сыер саву аппараты сатып алуга, сыер һәм кәҗәләр асрауга, мини-фермалар төзүгә дәүләттән субсидияләр алган.

2020 елда коронавирус чикләүләре аркасында, ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәмнәр зурлап бәйрәм ителмәсә дә, мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән, билгеләп үтелгән. Шәрбән авыл җирлегендә яшьләр волейбол һәм көрәшкә өстенлек бирә. Җирлекнең яшьләр командалары спортның әлеге төрләре буенча җиңүләргә ирешәләр.

Узган елда үзара салым акчасына планлаштырылган эшләрдән законсыз чүплекләр бетерелгән, зиратны карт агачлардан чистарту эшләре башкарылган. Пролетар, Крылова урамнарында юллар күтәртелеп, вак таш салынган. Авыл урамнарын яктыртып торган 55 лампочка счетчик аша эшли.

Быел гражданнардан җыелган үзара салым акчасына авыл юлларын төзекләндерүне дәвам итү һәм икенче скважинага насос алу өчен тотылачак. Шулай ук законсыз чүплекләрне бетерү, зиратларны карт агачлардан чистартуны дәвам итү, күперне ремонтлау таләп ителә. Суга кытлык булмаса да, су үткәргеч системаларының искерүе сәбәпле, су трассаларында һәрдаим аварияләр булып тора.

– Шәрбән 1000 еллык бай тарихка ия. Шундый матур табигать кочагында урнашкан авыл мәктәбендә нибары 2 бала укуын аңлау ничек күңелсез, – дип ачынып сөйләде утырыш азагында чыгыш ясаган район башлыгы Камил Гилманов.

Ул шулай ук, урамнарга үзебез белмәгән кешеләрнең исемнәрен бирәбез, ә шушы авылда туып үскән, Рәис Беляев исемен йөрткән урам юк, моны ничек тә хәл итәргә кирәк, дигән тәкъдим ясады. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов модульле ФАП төзеләчәгенә ышандырды.

Утырыш бүләкләү нотасы белән тәмамланды. Авылның актив кешесе Исмәгыйль Сәгыйров Рәхмәт хаты, шәфкать туташы Рәмзия Хисмәтуллина Рәхмәт хаты һәм “ТАССРның 100 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнде.


Нет комментариев