Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп Алексей Тимирясов билгеләнде
Соңгы яңалыклар

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп Алексей Тимирясов билгеләнде

Билгеләнеш турындагы документка 2025 елның 1 августыннан кул куелган.

Алексей Тимирясов 1986 елның 14 октябрендә Сидул-Ерыклы авылында туа. 2009 елда Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен «ветеринария табибы» белгечлеге буенча тәмамлый. 2018 елда В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында юриспруденция буенча магистратураны уңышлы тәмамлый, шулай ук Казан дәүләт социаль-мәдәни эшчәнлек институтында яңадан һөнәри әзерлек уза.

Хезмәт юлын Алексей Сергеевич Икътисад, идарә һәм хокук институтында ректор референты вазыйфасында башлый. Аннары ветеринария табибы булып эшли, ветеринария участогын җитәкли. Соңрак ул консультант һәм дәүләт ветеринария инспекторы вазыйфаларын башкара, шулай ук районның хакимият органнарында эшли. 2017 елның ноябреннән район мәдәният бүлеген җитәкли. Алексей Тимирясов хезмәт еллары чорында берничә тапкыр Дәүләт һәм муниципаль идарәнең Югары мәктәбендә квалификация күтәрү курсларын уза. 1 нче класслы муниципаль киңәшче чинына ия. Район мәдәниятен үстерүгә керткән хезмәт өлеше өчен “Мәдәнияттә ирешкән казанышлар өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, күп кенә тармак бүләкләре бар.


Нет комментариев